Чаллылыларны “Тукайга чәчәкләр” исемле шигырь бәйрәменә чакыралар
26 апрель көнне Чаллының 16 нчы мәхәлләсендә урнашкан Габдулла Тукай исемендәге скверда “Тукайга чәчәкләр” исемле бәйрәм узачак. Әлеге чара бөек шагыйрьнең тууына 132 ел тулуга багышлана. Шәһәрнең мәд...
26 апрель көнне Чаллының 16 нчы мәхәлләсендә урнашкан Габдулла Тукай исемендәге скверда “Тукайга чәчәкләр” исемле бәйрәм узачак.
Әлеге чара бөек шагыйрьнең тууына 132 ел тулуга багышлана. Шәһәрнең мәдәният идарәсе хәбәр итүенчә, рәсми чара ТР атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллин, курайчы Рөстәм Фәттахов һәм Татар драма театры артистлары Фәнис Сәхәбетдинов белән Рафил Сәгъдуллин башкаруында “Тәфтиләү” җыры белән ачылачак. Шулай ук шәһәрнең язучылары һәм шагыйрьләре чыгыш ясаячак. Чаллылылар Г.Тукай шигырьләрен яшь талантлар башкаруында тыңлый алачак.
Чараның тантаналы өлешендә әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә шәһәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү көтелә. Бәйрәм “Замана” вокал ансамбле башкаруындагы “Туган тел” җыры һәм Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланачак.
Башлана 15.00 сәгатьтә.

Комментарийлар