Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллылыларны шәһәр паркларына биергә чакыралар

Бию буенча социаль-мәдәни проект үзенең бушлай оста-классларында чаллылыларга төрле бию юнәлешләре белән танышырга тәкъдим итә.Җиңү паркының яңа сәхнәсендә IV сезон ачылу чарасы узды. Җәй буе шәһәрдәш...

Бию буенча социаль-мәдәни проект үзенең бушлай оста-классларында чаллылыларга төрле бию юнәлешләре белән танышырга тәкъдим итә.

Җиңү паркының яңа сәхнәсендә IV сезон ачылу чарасы узды. Җәй буе шәһәрдәшләрне парк һәм скверларда биергә чакыралар. Бию буенча оста-класслар һәр шимбә кичке биштә Җиңү паркында һәм футбол буенча Дөнья чемпионаты фан-зонасы эшләү барышында Азатлык мәйданында узачак. Дәресләр якын арада түбәндәге мәйданчыкларда оештырыла:
* Энтузиастлар бульвары - 22 май;
* Тинчурин бульвары - 23 май;
* Габдулла Тукай яр буе - 24 май;
* Сидоровка паркы - 25 май.
Башлана 18.00 сәгатьтә.
 
 
Чыганак: «Вести КАМАЗа»

Комментарийлар