Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллылыларны Питрау бәйрәменә чакыралар

Чаллыда ел саен үткәрелеп килүче Питрау бәйрәме быел 11 июль көнне 18:00 сәгатьтә Җиңү паркында оештырыла. Чара керәшеннәрнең мәдәни традицияләрен, гореф-гадәт, йолаларын үстерү һәм саклау, шәһәрдә ми...

Чаллыда ел саен үткәрелеп килүче Питрау бәйрәме быел 11 июль көнне 18:00 сәгатьтә Җиңү паркында оештырыла.
Чара керәшеннәрнең мәдәни традицияләрен, гореф-гадәт, йолаларын үстерү һәм саклау, шәһәрдә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан үткәрелә, дип яза мэриянең матбугат хезмәте.
Питрау традицияләргә бай һәм ул җәй, чәчәк, үләннәр бәйрәме буларак үткәрелә. Бу көнне түгәрәк уеннары уйныйлар, такмаклар җырлыйлар: “Питрау сандугачы” исеме өчен ярышалар. Утын кисү, каршылыкларны узып йөгерү, аркан тарту, себерке бәйләү буенча ярышларда җитезлектә көч сынашалар.
Бәйрәм кунаклары алдында «Карендәшләр» керәшен халык фольклор ансамбле, «Җанагайлар» керәшен яшьләр ансамбле, «Бәләкәй дәдәйләр» яшь кашыкчылар оркестры һәм башкалар чыгышы көтелә.
 
 
Фото: Эльмира Минникаева

Комментарийлар