Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллылыларга май бәйрәмнәрендә табигатьтә шашлык пешерү кыйммәткә төшәргә мөмкин

Бакча участокларында яисә урман тирәсендә шашлык пешереп бәйрәмнәрне уздыручы шәһәрдәшләргә бу ял кыйммәткә төшәргә мөмкин.Чаллыда һәм Тукай районында 30 апрельдән 15 майга кадәр янгын куркынычсызлыгы...

Бакча участокларында яисә урман тирәсендә шашлык пешереп бәйрәмнәрне уздыручы шәһәрдәшләргә бу ял кыйммәткә төшәргә мөмкин.
Чаллыда һәм Тукай районында 30 апрельдән 15 майга кадәр янгын куркынычсызлыгы буенча махсус режим кертелә. Тәртип бозучыларга 4 мең сумга кадәр штраф түләргә туры килергә мөмкин.
Тукай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Артем Асеев хәбәр итүенчә, язын бакча җәмгыятьләрендә килеп чыгучы гадәттән тыш хәлләрнең төп сәбәбе - чүп яндыру, учак кабызу, төзек булмаган электр әйберләре һәм мичләр.
Шулай ук әлеге периодта оешма һәм предприятие территорияләрендә корыган үләнне яндыру да тыела. Кагыйдә бозган очракта, административ җәза бирү каралган. Аерым гражданнар өчен - 2-4 мең сум, вазифаи затларга - 15-30 мең сум, юридик затлар өчен 200-400 мең сум штраф яный.
 
 
Чыганак: http://chelny-izvest.ru

Комментарийлар