Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллылылар ХVII гасыр Коръәнен күрә алачак

Изге Рамазан ае хөрмәтенә Яр Чаллы Мөхтәсибәте ярдәме белән 16 майдан 15 июньгә, 9:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда «Казан Кремле» Казан тарихи-архитектура һәм сәнгать муз...

Изге Рамазан ае хөрмәтенә Яр Чаллы Мөхтәсибәте ярдәме белән 16 майдан 15 июньгә, 9:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда «Казан Кремле» Казан тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы җыентыкларыннан «Коръәндә - гармониягә тарту көче» дигән данлыклы күргәзмә оештырыла, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
 
Чаллылылар XVII гасырдан башлап Коръәннең гарәп басмаларындагы тарихи әһәмиятле һәм сәнгати-бизәлештәге кулъязмалары бай коллекциясенең уникаль өлешен күрә алачак. Шулай ук рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккашның шамаилләре, «Хәләл-Үзәк»нең сувенир һәм басма продукциясе, «Sabr» мөселман киемнәре тәкъдим ителәчәк.
Экспозиция вакытында «Кыйбла» дини программасы трансляцияләнәчәк.
Керү бәясе 100 сум, укучылар һәм студентлар өчен ташламалар каралган.
afisha4

Комментарийлар