Чаллылылар солдат хатларын укыды
Җиңү көне алдыннан Чаллыда "КидСпейс" балалар шәһәрчегендә "Солдат хатлары безнең хәтердә..." дип аталган үзенчәлекле чара узды. Әлеге чарада шәһәрнең танылган кешеләре, артистлар һәм чиновникла...
Җиңү көне алдыннан Чаллыда "КидСпейс" балалар шәһәрчегендә "Солдат хатлары безнең хәтердә..." дип аталган үзенчәлекле чара узды.
Әлеге чарада шәһәрнең танылган кешеләре, артистлар һәм чиновниклар, музыкантлар һәм журналистлар катнашты.
Программа кысаларында Татарстанның милли дәүләт архивы биргән чын фронт хатлары укылды. Алар яраткан кешеләренә, балаларына, дусларына атап язылган.
Күңелләргә үтеп керерлек бу хатларда фронт вакыйгалары сурәтләнгән. Өлкәннәр балалар белән бергә тарихка кире кайтып, сугыш еллары җырлары астында әлеге геройлар һәм гаилә турында сөйләште бу көнне.
Җылы атмосферада чаллылылар солдатларның яраткан кешеләренә язган хатларын укыды. Аларда килгән кунаклар батыр йөрәкле һәм көчле геройларның нечкә күңелле, бер үк вакытта сагынудан изаланучы һәм шул ук вакытта бәхетле икәнлекләрен дә күрделәр. Һичшиксез, сугыш еллары җырлары һәм биюләре, шигырьләре хәтерләрдә мәңге сакланыр.

Комментарийлар