Чаллыга тагын 14 алтын медаль кайтты
Чаллы спортчылары җиңүләре белән җанатарларын сөендерүләрен дәвам итәләр. Тольяттида узган “Җиңелмәс держава” спартакиадасында фудокан каратэ-до буенча ярышлард...
Чаллы спортчылары җиңүләре белән җанатарларын сөендерүләрен дәвам итәләр.
Тольяттида узган “Җиңелмәс держава” спартакиадасында фудокан каратэ-до буенча ярышларда Россиянең 25 төбәгеннән спортчылар катнашкан иде. Чаллы данын “Заншин” һәм “Кэмпо” спортчылары яклады. Республика җыелма командасына Ислам Газизов, Әмир Кәрамуллин, Ярослав Зевакин, Юрий Потапов, Раил Гатиатуллин, Булат Имамов, Глеб Юльметов, Нурислам Җиһаншин, Дамир Габдрахманов, Раван Насибов, Максим Торкан, Владислав Левенков, Сергей Кулачек, Антон Фомин алтын медаль китерделәр. Аларның кайберләре көмеш медаль белән дә бүләкләнделәр.

Комментарийлар