Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыга гадәти булмаган поезд-музей килә

30-31 октябрьдә Чаллы тимер юлының беренче платформасында чаллылылар һәм шәһәр кунаклары өчен "Россия тимер юллары" ААҖенең уникаль күчмә күргәзмә-лекция комплексы эшләячәк.Вагоннарда Россиядә тимер ю...

30-31 октябрьдә Чаллы тимер юлының беренче платформасында чаллылылар һәм шәһәр кунаклары өчен "Россия тимер юллары" ААҖенең уникаль күчмә күргәзмә-лекция комплексы эшләячәк.
Вагоннарда Россиядә тимер юл үсеше һәм аның тарихы турындагы махсус экспозицияләр урнаштырылган. Аерым вагонда тимер юл техникасының төрле вакытлардагы макетлары тәкъдим ителә. Әлеге поездда Бөек Җиңүгә багышланган вагон да бар. Анда сугыш вакытындагы хәрби техника макетларын, тимерьюлчыларның шәхси әйберләрен карарга була, вагонда "Мәңгелек ут" янып тора.
Музейга килүчеләр махсус өйрәтүче тренажерларда үзен поезд яки "КАМАЗ" машинасы йөртүчесе итеп хис итә алачак.
Чаллыда әлеге комплекс 30 һәм 31 октябрь көннәрендә иртәнге уннан кичке җидегә кадәр эшләячәк. Төшке аш вакыты: 13.00-14.00. Билет бәясе - олылар өчен 70 сум, төркем белән керүчеләр өчен 900 сумны тәшкил итә. Мәктәп укучылары, студентлар, пенсионер, Бөек Ватан сугышы ветераннарына керү ирекле.
 
Фото: stranniksenya.livejournal.com
 

Комментарийлар