Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыдан велоузышчы Зәкәрин Олимпиадада катнаша алачак... әгәр иртәнгә хәтле Риога барып өлгерсә

 Спорт арбитражы Халыкара Олимпия комитетының "кайчандыр допинг кулланган" спортчыларны Уеннарга кертмәү карарын законсыз дип игълан итте.Россия Велосипед спорты федерациясе генераль директоры Юрий Ку...




 Спорт арбитражы Халыкара Олимпия комитетының "кайчандыр допинг кулланган" спортчыларны Уеннарга кертмәү карарын законсыз дип игълан итте.



3Sx2IpXfcyw



Россия Велосипед спорты федерациясе генераль директоры Юрий Кучерявый белдерүенчә, элек Уеннарда катнаштырудан төшереп калдырылган Илнур Зәкәрин, Ольга Забелинская һәм Сергей Шилов Рио-де-Жанейрода чыгыш ясау мөмкинлегенә ия. Зәкәрин, Забелинской, Шилов буенча Россия Олимпия комитетына аларны заявкага кертү өчен ашыгыч рәвештә хат әзерләү үтенече белән мөрәҗәгать иткәннәр инде. Зәкәринне Бразилиягә алып барып җиткерү өчен барлык ресурслар да җәлеп ителгән, дип белдерә ул.
Спортчы катнашырга тиешле ярыш иртәгә Бразилия вакыты буенча 10.00 сәгатьтә башлана. Хәзер бер тәүлектә Чаллыдан Риога барып җитү төп мәсьәлә.

 
 
 

Комментарийлар