Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыдагы Коръән укучылар бәйгесендә 2 яшьлек кыз катнашты

28 мартта Чаллының “Ак мәчете”ндә балаларның Коръән уку буенча республикакүләм традицион бәйгесе үтте. Фото: http://dumrt.ruУл сан ягыннан караганда егерме өченчесе булды. Бәйгедә җөмһүриятебезнең 11...

28 мартта Чаллының “Ак мәчете”ндә балаларның Коръән уку буенча республикакүләм традицион бәйгесе үтте.
dsc09733_1 Фото: http://dumrt.ru
Ул сан ягыннан караганда егерме өченчесе булды. Бәйгедә җөмһүриятебезнең 11 шәһәр-районыннан (Тукай, Алабуга, Әгерҗе, Актаныш, Кукмара, Түбән Кама, Сарман, Мамадыш, Әлмәт, Казан, Чаллы), Удмуртиянең Ижевск, Ува, Можга шәһәрләреннән 123 вәкил катнашты, дип яза ТР Мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Шунысы игътибарга лаек: яшь Коръән укучылар составы елдан-ел яшәрә бара. Быелгы бәйгедә мәктәпкәчә яшьтәге төркемдә 51 бала көч сынашты, ә 15 яшькәчә – 14.
Бәйге Коръән укып башланды, аннары Кемерово фаҗигасендә һәлак булучылар рухына дога кылынды. “Ак мәчет” имам-хатыйбы, Кама буе төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе урынбасары Илназ хәзрәт Яхин, Чаллы шәһәре хакимиятенең җәмәгатьчелек белән бәйләнеш бүлеге башлыгы Рөстәм Галиуллин, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин яшь Коръән укучыларны сәламләде, аларга ошбу изге эштә уңышлар теләделәр. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин үз чыгышында Коръән, Коръән-хафиз төшенчәләренә аңлатмалар бирде. “Коръән сүзе күп итеп укуны, ә хафиз истә тотуны, күңелдә саклауны аңлата”, – диде ул.
Быел да җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнде. Ул исә яттан, карап укыганда тәҗвидне ничек үтәве, мәкаме, киенүе, үз-үзен тотышы буенча бирелде. Иң тырышлар һәм осталар җиңде. 7 яшькә кадәр малайлар төркемендә иң күп баллны Әгерҗе районының Чишмә авылыннан Яхъя Корбанов җыйды. 10 яшькә кадәрге төркемдә Чаллыдан Амаль Гаджиев, 13 яшькә кадәр Алабугадан Ясин Хәйдәров, 15 яшькә кадәргеләр арасында Түбән Камадан Мөхәммәд Әхмәтшин җиңде. 7 яшькә кадәрге кызлар арасында иң остасы булып Чаллы мөхтәсибәтенең “Хәзинә” клубында тәрбияләнүче Агабалова Назилә танылды. 10 һәм 13 яшькә кадәрге кызлар төркемнәрендә беренче призларны Тукай районының Югары Байлар авылыннан бертуган Хәдичә һәм Айсылу Хаҗиевалар яулады. Ә 15 яшькә кадәрге төркемдә Түбән Камадан Гайшә Зыятдиновага тиңнәр булмады.
 
Бәйгедә катнашучылар арасында инде бу чарага күп еллар катнашып килүчеләр белән бергә, беренче тапкыр килүчеләр дә бар иде. Мәсәлән, Сарманнан Рамил Садыйков уллары 10 яшьлек Мөслим һәм 5 яшьлек Кәрим белән килгән. “Биредә сөенеч таптык”, – ди ул. Ә менә Ижевскидан Равил хәзрәт Газизовның уллары бәйгедә инде 7 ел. Иң өлкәне Камилгә 16 яшь тулган. Шуңа күрә ул инде катнаша алмый. Ә менә 11 яшьлек Ильяс һәм 7 яшьлек Хәлил бик актив катнаштылар. Алар чын мөселманча киенүләре белән дә башкалардан аерылып торалар иде. Ильяс үз яшь төркемендә III призлы урынны яулады. Ә менә Хәлилгә җиңү насыйп булмады. Ул ошбу хакта белгәч әтисенең кочагында үкси-үкси елады. Балаларның җиңүгә омтылышы менә нинди дәрәҗәдә иде.
Бәйгедә иң яшь катнашучылар булып Удмуртиянең Ува шәһәреннән 2 яшьлек Зәйнәб Гатауллина, Түбән Камадан 3 яшьлек Мәхмүд Хафизов танылды.
Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр бирелде. Гомумән, бәйгедән бер бала да бүләксез кайтмады. Соңыннан Коръән бәйгесендә катнашучылар хөрмәтенә аш мәҗлесе уздырылды.

Комментарийлар