Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыдагы бер фатирда газ кранын алыштырган вакытта кухняга ут капкан

Чаллының ЗЯБ бистәсендәге күпкатлы йорт фатирында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр ит...

Чаллының ЗЯБ бистәсендәге күпкатлы йорт фатирында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
40-42 Фото: ГУ МЧС России по РТ
Гадәттән тыш хәл кичә бистәдәге 18нче йортта булган.
55нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре ачыклаганча, янгын шәхси оста кухняда газ кранын алыштырган вакытта килеп чыккан. Янгынның гомуми мәйданы сигез квадрат метр тәшкил иткән.
Янгынны йортның 59 яшьлек хуҗасы краннан аккан су ярдәмендә сүндергән. Ут белән көрәшүчеләр аны төтен белән капланган фатирдан коткару битлеге кидертеп урамга алып чыккан.
 
 

Комментарийлар