Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда яшүсмерләр ир-атны кыйнап үтергән (ВИДЕО)

Кичә кич социаль челтәрләрдә Чаллының 32 нче мәхәлләсендә килеп чыккан фаҗига турында мәгълүмат таралды.Яшүсмерләр төркеме 32/01 йорты янында 49  яшьлек ир-атны кыйный. Әлеге агрессиянең сәбәбе - ир-а...

Кичә кич социаль челтәрләрдә Чаллының 32 нче мәхәлләсендә килеп чыккан фаҗига турында мәгълүмат таралды.
Яшүсмерләр төркеме 32/01 йорты янында 49  яшьлек ир-атны кыйный. Әлеге агрессиянең сәбәбе - ир-атның яшүсерләргә артык тавышланмаска һәм чүпләмәскә дип кисәтү ясавында дип фаразлана. Табиблар ярдәме зыян күрүчене коткара алмаган - ир-ат шунда һәлак булган, аны кыйнаган яшүсмерләрне кулга алганнар.
Шаһитлар һәм ир-атның якыннары табиблар килеп җиткәнче, аңа ярдәм итәргә тырышкан. Челтәрләрдәге видеодан күренгәнчә, туганнары зыян күрүчене коткарырга тырыша һәм аны кыйнаучыларның һәрберсеннән үч алу турында яныйлар. Яшүсмерләр фаҗига урыныннан качып китмәгән һәм барысы да балигъ булмаганлыклары турында белдергәннәр.
 
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=KMc4WAQodFA[/embed]
фото: vk.com/chelny.life
 

Комментарийлар