Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Яшьләр көнендә кем чыгыш ясаячагы билгеле булды

Чаллыда 30 июнь көнне Яшьләр көнен бәйрәм итәчәкләр. Быел бәйрәм чаралары "Яр буе" мәйдан паркында гына барачак. Мәйдан территориясендә төрле интерактив мәйданчыклар эшләячәк дип көтелә. Бәйрәмне...

Чаллыда 30 июнь көнне Яшьләр көнен бәйрәм итәчәкләр.
 
Быел бәйрәм чаралары "Яр буе" мәйдан паркында гына барачак. Мәйдан территориясендә төрле интерактив мәйданчыклар эшләячәк дип көтелә. Бәйрәмнең төп кунагы буларак популяр Россия төркеме Burito чыгыш ясаячак.
Төп сәхнәдә артистлар үзләренең "Мама" һәм "Мегахит" кебек композицияләре белән яшьләрне сөендерәчәк. Кичә бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк.
 
Бу хакта шәһәрнең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе хәбәр итә.
 
 

Комментарийлар