Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда яшәүче пенсионер 195 меңгә бер банка бал сатып алган

Чаллы полиция бүлегенә 77 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән һәм үзен ничек алдаулары турында сөйләгән."Челнинские известия" басмасы язуы буенча, әлеге вакыйга 19 март көнне булган. Пенсионер бу хәлдән соң...

Чаллы полиция бүлегенә 77 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән һәм үзен ничек алдаулары турында сөйләгән.
"Челнинские известия" басмасы язуы буенча, әлеге вакыйга 19 март көнне булган. Пенсионер бу хәлдән соң тиз генә "аңына" килеп җитә алмау сәбәпле, гаризаны соңрак язган.
Ул көнне чаллылыга 16.00 сәгатьләр тирәсендә домофонга шалтыратканнар. Хатын-кыз тавышы: "Мин сезгә!" дип җавап биргән. Хуҗа хатын славян кыяфәтендәге таныш булмаган, якынча 40 яшьләр тирәсендәге хатынны өенә керткән. Кергәндә үк әлеге хатын-кыз пенсионерның бертуганының кызы белән яхшы таныш булуын һәм аның соравы буенча өч литрлы банка белән бал алып килүе турында әйткән.
Зыян күрүче ханымның сүзләренчә, балы булса да, бертуганының кызын кыен хәлдә калдырасы килмәгәнлектән генә 1,5 мең сумга аны сатып алырга булган. Товар өчен акчасын түләргә дип җыеп куелган акчасын салып куйган кошелекны алгач, сатучы көтмәгәндә 5 меңлекне ваклатырга сораган, шуннан соң тагын бер купюраны аңа сузган. Киткәндә, тагын көтелмәгән үтенеч белән мөрәҗәгать иткән - берничә буш банка сораган.
Хуҗа хатын кухнядан пыяла банкалар алып чыккан. Таныш булмаган хатын-кыз саубуллашканда аның битеннән үпкән, ә пенсионер бу хәлдән күңеле йомшарып китеп, сатучыны хәтта озата чыккан.
Кошелекны алып куйган вакытта, пенсионер аның шактый "юкарганлыгын" сизеп алган, анда акчалар чыннан да кимегән. Ул бертуганының кызына шалтыратып, тегесенең бернинди дә сатучыны җибәрмәвен белгәч, югалып калган. Полиция бүлегендә әлеге ханымның барлык җыйган акчасы - 190 мең сум юкка чыгуы аңлашылган. Кошелекта калган купюралар ялган булып чыккан: "сатучы" анда "Банк приколов" язулы 5000әр меңлек 35 купюра салып киткән.
Зыян күрүче ханым, хәзергә чаклы үз гомерендәге иң кыйммәтле балны ашап карамаган. Анысы да чын бал түгелдер, дип шикләнә икән.
Әлеге вакыйга буенча җинаять эше ачылган. Җинаятьчене 300 мең сумга хәтле штраф яки 5 елга хәтле ирегеннән мәхрүм ителү көтә.
Пенсионердан 195 мең сум акча урлаган хатын-кызны эзлиләр.

Комментарийлар