Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда ялган салым инспекторлары тоткарланган

Чаллы шәһәрендә үзләрен салым инспекторлары дип акча эшләүче ике ир-егет тоткарланган. Берсенә - 35 , икенчесенә 36 яшь булган бу ир-атлар күрше Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә алдау юлы белән акча ү...

Чаллы шәһәрендә үзләрен салым инспекторлары дип акча эшләүче ике ир-егет тоткарланган.
25b2916b5c49db617f52fa5ea48efee722
Берсенә - 35 , икенчесенә 36 яшь булган бу ир-атлар күрше Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә алдау юлы белән акча үзләштерүдә гаепләнәләр.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, бу ике кеше кибеткә килеп үзләрен салым идарәсе инспекторлары дип танытканнар, үзләренең планнан тыш тикшерүләр үткәрүләрен әйткәннәр. Сатучыдан сәүдә ноктасы хуҗасының телефон номерын сорап алып, аңа шалтыратып сөйләшкән кебек кыланганнар. Шуннан соң, кибет хуҗасы рөхсәте итте, дип сатучыдан 33 мең сум акча алалар.
Тоткарланучылар үз гаепләрен таныганнар. Аларны сак астына алганнар. Хәзер ялган салым инспекторларының бөтен Россия территориясендә тагын кайсы шәһәрләрдә алдап акча үзләштерүләре тикшерелә.

Комментарийлар