Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда ягып җылыту сезоны башлана

26 сентябрьдә Чаллыда ягып җылыту сезоны башлана. Бу турыда Автошәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Автошәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин шул хактагы карарны имзалады.Торак ф...

26 сентябрьдә Чаллыда ягып җылыту сезоны башлана. Бу турыда Автошәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Автошәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин шул хактагы карарны имзалады.
Торак фонды һәм социаль әһәмияткә ия объектлар җылылыкны автомат җибәрү режимына күчерелгән. Сәнәгать һәм башка предприятиеләр җылылык белән тәэмин итү оешмасына мөрәҗәгать буенча тоташтырылачак, дип билгеләп үттеләр Башкарма комитетта.
Социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә, Чаллының мәктәпкәчә учреждениеләрендә бүгеннән җылылык җибәрелгән.
 
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/25/172231/

Комментарийлар