Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Хуҗа Насретдинны күрсәтәләр

Чаллыда инде дүрт ел эшләп килүче “Анокси” яшьләр этнографик театры тиздән шәһәрдәшләрен яңа премьера – “Хуҗа Насретдин маҗаралары” спектакле белән шаккаттырмакчы.Көндәлек ыгы-зыгыдан арыган, күңеленә...


Чаллыда инде дүрт ел эшләп килүче “Анокси” яшьләр этнографик театры тиздән шәһәрдәшләрен яңа премьера – “Хуҗа Насретдин маҗаралары” спектакле белән шаккаттырмакчы.



0140fb56609c5d98ae0b85bc6c556d2a_L
Көндәлек ыгы-зыгыдан арыган, күңеленә рухи азык, гаиләсенә ял эзләүчеләргә юнәлгән бу спектакль. Хуҗа Насретдин уйнап-шаярып яши, тормышның тәмен тоя, нинди генә хәлләрдән дә күтәренке кәеф белән чыга белә. Халыкка аның холкын, оптимизмын тирәнрәк ачасыбыз килә, ди артистлар.
Чаллының “КАМАЗ” Мәдәният сараенда эшләп килүче “Анокси” этнографик театрында профессионал артистлар түгел, ә гади студентлар, администратор, репетитор, тавыш операторы булып эшләүчеләр һәм рәсми рәвештә эш урыны булмаган яшьләр уйный. Бары тик театрның режиссеры – Наилә Иванова һәм сәхнә теле буенча мөгаллим, баш актриса Мария Санарованың гына театраль белемнәре бар. Труппада унлап кеше. Эпизодлар, өстәмә рольләр килеп чыкканда сәхнә белән кызыксынучыларга да артист булып карау мөмкинлеге туа.
- Безнең максат – ниндидер бер генә халыкның мәдәниятен ачу түгел, киресенчә, дөньядагы төрле милләтләрнең рухи мирасын торгызасыбыз, зур сәхнәгә чыгарасыбыз килә. Ниятебез – әлеге рольләр аша күпмилләтле халкыбызны асылына, тамырларына, тарихына кайтару, – дип аңлата Наилә Иванова.
Бүгенге көндә “Анокси” этнографик театрының репертуарына рус мәдәниятен яктыртучы “У Лукоморья”, “Сарасвати” һинд биюләре студиясе белән берлектә эшләнгән “Тадж-Махал. Мәхәббәткә дан җырлау”, Эквадор музыкантлары белән Пауло Коэльоның “Воин Света” романы буенча куелган  “Кеше эзлим!” спектакльләре кергән. Чираттагы сәхнә әсәре – көнчыгыш, төгәлрәге Урта Азия, Үзбәкстан мәдәниятенә багышланган “Хуҗа Насретдин маҗаралары”. Киләчәктә исә “Анокси” саф һәм әдәби татар телендә дә спектакль куярга әзерләнә. Үзешчән артистлар сүзләренчә, ул татар халкының милли йөзен, шанлы тарихын һәм бай мираска ия гореф-гадәтләрен ачачак.
- “Анокси” – грек сүзе: “яз, чишмә, уяну” дигәннәрне аңлата. Театр сәнгатенең чишмә башы борынгы Грециягә барып тоташа бит, шуңа күрә үзебезгә исемне дә тарихка нигезләнеп куштык, – ди Мария Санарова.
“Анокси”ның тарихы да шушы ике фикердәш кызның – Наилә һәм Мариянең дуслыгыннан башлана. Самара дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең режиссура факультетын тәмамлаганда Наилә диплом эше итеп Зинаида Гиппиусның “Изге кан” әсәренә туктала, рольләрне уйнарга туганнарын, дус-ишләрен һәм театр дөньясына әле тәүге адымнарын ясаган Мария Санарованы чакыра. Уңышлы гына килеп чыккан бу спектакльдән соң кызлар дусларыннан төркем җыеп, этнографик театр булдырырга ниятли. Бүген ул – Чаллыда төрле мәдәни чараларда актив катнашучы танылган “Анокси” труппасы.
– Без һәр спектаклебез алдыннан “Этно-тусовка” дигән бәйрәм оештырабыз. “Этно-тусовка” – ул халык сәнгатен һәм мәдәниятен яктыртучы фестиваль. Аны куелачак спектакльнең анонсы дисәң дә була. Ә бу юлы киресенчә эшләргә булдык һәм “Этно-тусовканы” 21-24 мартта һәм 1 апрельдә үтәчәк “Хуҗа Насретдин маҗаралары” спектакле премьераларыннан соң уздырачакбыз. Әлеге “Этно-тусовка”ны “Рахат-Лукум”, шигарен – “Көнчыгыш белән ләззәтлән” дип атадык. Бәйрәм төштән соң башланып, кичке сәгать сигезләргә кадәр дәвам итәчәк. Монда шәһәр халкы, кунаклар төрле мастер-классларда, иҗади бәйгеләрдә, “Кемнең миллионер буласы килә?” дигән интерактив уеннарда катнаша алачак. Уеннар барышында шәһәрнең төрле көнчыгыш рестораннарына кичке ашка сертификатлар уйнатылачак. Болар барысы да Чаллының “КАМАЗ” Мәдәният сараенда оештырылачак, – дип хәбәр итә Наилә Иванова.
Бу юлы Хуҗа Насретдин турындагы спектакльгә тукталуның да серен чишә Наилә:
– Көнчыгыш, Урта Азия темасына мөрәҗәгать итүебез кисәк кенә килеп чыкты. Шулай уйланып урамнан барганда Мөслим районы Олы Чакмак авылында яшәүче Гөлсинә әбием искә төште. Ул шаянлыгым өченме, бәләкәй чакта мине “Хуҗа Насретдинем минем!” – дип йөртә иде. Бүгенге мәшәкатьле тормышыбызга бераз җиңелрәк карау өчен безгә Хуҗа Насретдиннан үрнәк алу җитми кебек. Ул һәр четерекле хәлдән дә оста итеп чыгу юлын таба белгән. Минемчә, Хуҗа Насретдин – безнең заман герое. Аның тормышы – уйнап яшәү. Әлеге спектакльнең өндәмәсе дә шул – халыкны уйнап яшәргә чакыру, – ди ул.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар