Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда хезмәт базарында ихтыяҗ иң зур булган белгечлекләрне атадылар

Автокаланың Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Буданова эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр хезмәт базарында ихтыяҗ иң зур булган белгечлекләрне атады.Бүгенге Чаллыда эш бирүчеләр механик җыю эшләре сл...


Автокаланың Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Буданова эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр хезмәт базарында ихтыяҗ иң зур булган белгечлекләрне атады.


013

Бүгенге Чаллыда эш бирүчеләр механик җыю эшләре слесарьлары, ташчылар, слесарь-ремонтчылар, металл конструкция буенча хезмәткәрләр, экскаватор машинистлары һ.б. белгечләргә зур ихтыяҗ кичерә. Дефицит һөнәр ияләренә аена 80-100 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр, шул ук вакытта, шәһәрдә уртача эш хакы 42 мең сум тәшкил итә.


Буданова искәрткәнчә, Чаллыда эшсезлек күрсәткече 0,43 процент тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч Татарстанның башка моношәһәрләренә караганда түбәнрәк: Алабугада ул – 1,09, Яшел Үзәндә – 0,79, Түбән Камада – 1,75, Чистайда 0,54 процентка тигез. Россиядә бу күрсәткеч – 0,9, Татарстанда 0,5 процент тәшкил итә.


Чаллы мэры Наил Мәһдиев сүзләренчә, эшсезлек дәрәҗәсенең түбән булуы – Чаллының инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрү буенча республика һәм шәһәр җитәкчелегенең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсе ул. Бүген Чаллыда 1224 кеше эшсезлек буенча исәптә тора.

 
Фото: Султан Исхаков

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар