Чаллыда хәрби хезмәткә чакырыласы егетләрнең яртысы армиягә яраксыз
Быел Чаллы шәһәрендә 1850 егет хәрби исәпкә куелган. Табиблар исә аларның 872сен армия хезмәтенә яраксыз дип тапкан, диелә “Шәһри Чаллы” газетасы хәбәрендә.Үзәк һәм Автозавод районнар буенча хәрби ком...
Быел Чаллы шәһәрендә 1850 егет хәрби исәпкә куелган. Табиблар исә аларның 872сен армия хезмәтенә яраксыз дип тапкан, диелә “Шәһри Чаллы” газетасы хәбәрендә.
Үзәк һәм Автозавод районнар буенча хәрби комиссар Рәшит Ильясов белдерүенчә, ноябрь башыннан инде ил сагына шәһәрдән 132 егет хәрби хезмәткә озатылган. Быел чакырылучыларның соңгы төркеме 9 декабрьдә китәчәк. Чаллы егетләренең һәр өченчесе Кара диңгез флотында, Йошкар-Оладагы ракета дивизиясендә, Президент полкында һәм РФ оборона министрлыгының 147нче автомобиль базасында хезмәт итәчәк.

Комментарийлар