Чаллыда хәләл ризык җитештерү хакында сөйләштеләр
Бүген Чаллыда хәләл продукция җитештерүгә багышланган киңәшмә узды. Аның эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.Әлеге чара Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте комиссиясе тар...
Бүген Чаллыда хәләл продукция җитештерүгә багышланган киңәшмә узды. Аның эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.
Әлеге чара Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте комиссиясе тарафыннан оештырылды. Сөйләшүгә Диния нәзарәтнең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Марат Низамов, Чаллы шәһәренең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм башкалар килде, дип җиткерә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Нәзарәт делегациясе хәләл продукция җитештерүче мәгълүм бер берләшмәнең барлык цехларның эшчәнлеге белән дә җентекләп танышкан.
Комментарийлар