Чаллыда хәйрия КВНы үтте
Чаллының шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда хәйрия КВНы үтте. Анда Чаллы һәм Түбән Кама командалары катнашты. Ярдәмгә мохтаҗларга булышу максатыннан шәһәребезнең ш...
Чаллының шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда хәйрия КВНы үтте.
Анда Чаллы һәм Түбән Кама командалары катнашты. Ярдәмгә мохтаҗларга булышу максатыннан шәһәребезнең шаяннар һәм тапкырлар клублары арасында “Мастер добрых дел” хәйрия турниры ел саен оештырыла. Быелгы бәйгедә мәктәп студентлар һәм эшче яшьләр лигаларыннан11 команда көч сынашты. Таләпчән жюри Түбән Кама командасына иң югары балларны куйды. Турнир муковисцидоз диагнозлы балаларны дәвалау өчен акча җыю максатыннан оештырылды. Чаллыда шундый 18 бала бар. «Дыши со мной» оешмасы директоры Наталья Володина сүзләренә караганда , тиздән бу авырудан җәфаланучы балаларны тернәкләндерү өчен махсус бүлмә дә ачылачак икән. Әлегә анда отделкалау эшләре бара. Билетлар сатудан барлыгы 41 мең750 сум акча җыелды. КВНнан кергән акчалар өй шартларында дәвалау өчен индивидуаль җиһаз алуга тотылачак, диелә "Шәһри Чаллы" газетасында.

Комментарийлар