Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Халыкара инвалидлар көненә багышланган хәйрия ярминкәсе узачак

5 декабрьдә Чаллының "Энергетик" Мәдәният сараенда "Россия өчен" Халык фронты" Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә "Без бергә!" дигән шәрех астында хәйрия ярминкәсе узачак. Ул Халыкара инвал...

5 декабрьдә Чаллының "Энергетик" Мәдәният сараенда "Россия өчен" Халык фронты" Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә "Без бергә!" дигән шәрех астында хәйрия ярминкәсе узачак. Ул Халыкара инвалидлар көненә багышлана.
vrad8piv-t0
Ярминкә кысаларында оста-класслар, сату күргәзмәләре оештырыла. Анда һәр теләгән кеше сәламәтлеге чикләнгәннәргә ярдәм итүдә уртак изге эштә катнаша алачак. Күргәзмә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Чаллы бүлеге үзешчән артистларының концерт чыгышлары белән үрелеп барачак.
Кичке өчтә Мәдәният сарае сәхнәсендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган концерт узачак. Анда җыелган барлык акча сәламәтлеге чикле балаларга тапшырылачак.
https://vk.com/kult_chelny

Комментарийлар