Чаллыда үзенчәлекле формадагы "КАМАЗ" музее төзеләчәк
19 февральдә ТР Инвестицияләр советы Чаллыда "КАМАЗ" музее булдыру турындагы тәкъдимне хуплады. Фото: https://vestikamaza.ruТР Инвестсоветның быелгы беренче утырышында проектны "КАМАЗ"ның генераль ди...
19 февральдә ТР Инвестицияләр советы Чаллыда "КАМАЗ" музее булдыру турындагы тәкъдимне хуплады.
Фото: https://vestikamaza.ru
ТР Инвестсоветның быелгы беренче утырышында проектны "КАМАЗ"ның генераль директоры урынбасары-корпоратив директоры Жанна Хәлиуллина тәкъдим итте. Автогигантның топ-менеджеры Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге президиумга "КАМАЗ"ның 50 еллыгына Чаллыда барлыкка киләчәк проект турында сөйләде.
Проект буенча "КАМАЗ" генераль дирекциясе янында бина төзеләчәк һәм ул 5093 квадрат метр мәйданны алып торачак. Бинада автомобиль экспозицияләре, музей фондларын саклау урыны, интерактив аттракционнар урнашачак. "Вести КАМАЗа" басмасы хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта төзелеш өчен әзерлек эшләре бара. Бу объект 2019 ел ахырында ачылырга тиеш.

Комментарийлар