Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда уздырылган Коръән бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде

Яр Чаллының “Ак мәчете”ндә балалар арасында уздырылган Коръән уку буенча республикакүләм бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.Быел әлеге бәйге егерме...

Яр Чаллының “Ак мәчете”ндә балалар арасында уздырылган Коръән уку буенча республикакүләм бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чаллыда уздырылган Коръән бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде
Быел әлеге бәйге егерме дүртенче тапкыр уздырылды. Анда 3 яшьтән 15 яшькә кадәрге 200ләп бала һәм үсмер катнашты. Конкурсантлар арасында Татарстанның Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай шәһәрләреннән, шулай ук Әгерҗе, Сарман, Зәй, Мөслим, Алабуга, Тукай районнарыннан, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Киров өлкәсеннән вәкилләр бар иде.
Катнашучылар Коръәнне яттан һәм карап укыганда тәҗвидне ничек үтәве, мәкаме, киенү әдәбе, үз-үзен тотышына карап бәяләнде. Бәйге кызлар һәм малайлар өчен аерым үткәрелде.
Җиңүчеләр 7, 10, 12 һәм 15 яшькә кадәрге төркемнәрдә билгеләнде. Алар төрле дәрәҗәдәге дипломнарга һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Җиңүчеләрне һәм призерларны шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм “Ак мәчет” имам-хатыйбы, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли тапшырды. Моннан тыш, бәйгенең иң яшь катнашучылары – өч яшьләрен тутырган Әмин Сәлихов белән Әминә Кадыровага махсус бүләкләр бирелде.
Җиңүчеләр исемлеге:
7 яшькә кадәрге кыз балалар төркемендә:
I урын – Самирә Нурмөхәммәтова (Яр Чаллы)
II урын – Динара Нурмөхәммәтова (Яр Чаллы)
III урын – Зәйнәп Шакирова (Түбән Кама)
10 яшькә кадәрге кыз балалар төркемендә:
I урын – Хәдичә Хаҗиева (Тукай районы)
II урын – Камилә Газизҗанова (Түбән Кама)
III урын – Назилә Агабалаева (Яр Чаллы)
13 яшькә кадәрге кыз балалар төркемендә:
I урын – Мәръям Хаҗиева (Тукай районы)
II урын – Сафия Петрова (Түбән Кама)
III урын – Зилия Йосыпова (Түбән Кама)
15 яшькә кадәрге кыз балалар төркемендә төркемендә:
I урын – Гайшә Хәйбрахманова (Түбән Кама)
II урын – Әминә Ибраһимова (Сарман районы)
III урын – Гайшә Зыятдинова (Түбән Кама)
7 яшькә кадәрге ир балалар төркемендә:
I урын – Равил Хаҗиев (Тукай районы)
II урын – Әхмәт Мәүлиев (Мөслим районы)
III урын – Мөхәммәд Хафизов (Түбән Кама)
10 яшькә кадәрге ир балалар төркемендә:
I урын – Амаль Гадҗиев (Яр Чаллы)
II урын – Мөхәммәд Сангаков (Казан)
III урын – Кәрим Кәлимуллин (Казан)
12 яшькә кадәрге ир балалар төркемендә:
I урын – Билал Җиһаншин (Түбән Кама)
II урын – Ильяс Сабитов (Түбән Кама)
III урын – Ибраһим Гомәров (Яр Чаллы)
15 яшькә кадәрге ир балалар төркемендә:
I урын – Ибраһим Гильманшин (Казан)
II урын – Билал Закиров (Зәй)
III урын – Мөхәммәд Әхмәтшин (Түбән Кама)
Фото: dumrt.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/28/183482/

Комментарийлар