Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда укытучының фатирына ут төрткәннәр: зыян күрүче комада

Янгын ЗЯБ бистәсендә килеп чыккан, дип яза "Челнинские известия" басмасы.ЗЯБ бистәсенең 18 нче мәхәлләсендәге фатирда янгын сүндергән вакытта коткаручылар ис тиеп агуланган ир-атны таба. Комада килеш...

Янгын ЗЯБ бистәсендә килеп чыккан, дип яза "Челнинские известия" басмасы.
ЗЯБ бистәсенең 18 нче мәхәлләсендәге фатирда янгын сүндергән вакытта коткаручылар ис тиеп агуланган ир-атны таба. Комада килеш аны Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә алып китәләр.
Әлеге фатирның хуҗасы 33 яшьлек хатын-кыз икәнлеге ачыклана. Ул монда чит тел буенча дәресләр үткәрә торган булган. Фаразлар буенча, билгесез җинаятьче фатирга үтеп кергән һәм ут төрткән.
Фаҗига урыныннан янгында көйгән китаплар алынган.
 
 
Фото: choiz.me
 

Комментарийлар