Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда туку остаханәсе ачыла

"Солнце внутри" фонды президент гранты отты, дип хәбәр итә "Вести КАМАЗа" басмасы. Фото: Наталья УразгильдинаӘлеге акчага "Метро" мәдәни-белем бирү платформасы мәйданчыгында (Чаллы, 1/02 йортында урна...

"Солнце внутри" фонды президент гранты отты, дип хәбәр итә "Вести КАМАЗа" басмасы.
e78d6d07e2abf99a03d1e45c30c8cc98 Фото: Наталья Уразгильдина
Әлеге акчага "Метро" мәдәни-белем бирү платформасы мәйданчыгында (Чаллы, 1/02 йортында урнашкан) туку остаханәсе ачыла. Проектны чын туку остасы, "Стильные традиции" кулдан бизәкләр туку остаханәсе директоры Наталья Уразгильдина җитәкли. Ул инвалид кызларга оста-класслар уздырачак. Ә май аенда туку остаханәсенә теләгән һәр кеше аерым билгеләнгән график буенча килә алачак. Тукылган әйберләрне тиздән Казанда урнашкан "Солнце внутри" сувенирлар кибетендә сатып алырга мөмкин булачак.
 
 

Комментарийлар