Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда трамвайлар йөрүдән туктады

28 август көнне тәүлекнең икенче яртысында шәһәрнең сәнәгать зонасына трамвайлар йөрүдән туктады, дип яза www.vestikamaza.ruЧаллы трамвай хуҗалыгының электр белән тәэмин ителеше туктатылды: "Татэнерго...

28 август көнне тәүлекнең икенче яртысында шәһәрнең сәнәгать зонасына трамвайлар йөрүдән туктады, дип яза www.vestikamaza.ru
Чаллы трамвай хуҗалыгының электр белән тәэмин ителеше туктатылды: "Татэнерго" компаниясе "Электротранспорт"ның берничә подстанциясен тиешле түләүләрне башкармаган өчен электр энергиясе белән тәэмин итүдән туктатылды.
Ачыкланганча, "Электротранспорт"ның энергетикларга 11 млн. сум бурычы җыелган. Кешеләр иртән эшкә килделәр, ә кире өйләренә трамвай белән кайта алмадылар.
Ашыгыч рәвештә "КАМАЗ"ның автобус паркыннан җибәрелгән транспорт белән заводтан эшчеләрне өйләренә кайтардылар. Хезмәткәрләргә әле бүген дә автобусларда илтәчәк һәм алып кайтачак.
"Татэнерго" энергия бирүне акча күчкәнчегә кадәр туктатты. Әлеге транспорт коллапсы шәһәрне тулаем биләп алырмы? Әлегә билгеле түгел...
Исегезгә төшерәбез, компаниянең моңа кадәр булган бурычларын шәһәр түләгән иде.
 
Фото: rssm-trud.ru
 

Комментарийлар