Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм чарасында 90 нчы елларда популяр булган төркем чыгыш ясаячак

Чаллыда узачак Төзүчеләр көненә багышланган бәйрәмгә "Доктор Албан" төркеме киләчәк. Чара беренче тапкыр Сабан туе формасында уздырыла.Төзүчеләр көнен быел яңа форматта уздырырга планлаштыралар. Төзел...

Чаллыда узачак Төзүчеләр көненә багышланган бәйрәмгә "Доктор Албан" төркеме киләчәк. Чара беренче тапкыр Сабан туе формасында уздырыла.
Төзүчеләр көнен быел яңа форматта уздырырга планлаштыралар. Төзелеш оешмалары, предприятиеләре вәкилләре кунак кына булып утырмаячак, алар бәйрәмдә катнаша алачак: кунаклар өчен спорт ярышлары һәм конкурслар оештырыла.
Шулай ук концерт программасы да булачак. "Челнинские известия" хәбәр итүенчә, шәһәр мәйданы сәхнәсендә 90 нчы елларда популяр булган "Доктор Албан" төркеме чыгыш ясаячак. Бәйрәм салют белән тәмамлана.
Төзүчеләрнең һөнәри бәйрәмен Чаллыда 10 августта билгеләп үтәчәкләр.
 
 

Комментарийлар