Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр арасында бәйге узды

Чаллыда татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр өчен “Ак каурый” бәйгесе уздырылды, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.   Әдәби ярышларда автошәһәрнең 16 яшьтән алып 25 яшькәчә өлк...

Чаллыда татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр өчен “Ак каурый” бәйгесе уздырылды, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

 
 
 
Әдәби ярышларда автошәһәрнең 16 яшьтән алып 25 яшькәчә өлкән сыйныф укучылары һәм югары уку йортлары студентлары катнашты.
Конкурсантлар үзләре язган шигырьләрен укыдылар, җырларын башкардылар.
Шәһәрнең танылган татар журналистлары, прозаиклар һәм җырчылардан торган жюри җиңүчеләрне билгеләде. 54нче гимназиядә укучы Гөлназ Исрафилова - беренче урынны, педагогика көллияте студенты Рушания Закирҗанова - икенче урынны, политехника көллияте студенты Айсылу Дәүләтова өченче урынны алды.
Конкурсны Чаллы башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе яшьләр белән эшләү бүлеге һәм “Нур” яшьләр үзәге ярдәмендә “Мизгел” клубы оештырды.

Комментарийлар