Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда “Татар радиосы” бәйрәм концерты оештыра

9 августта Чаллыда “Татар Радиосы” радиостанцияләр челтәре туган көне уңаеннан саф һавада бәйрәм концерты уздырыла, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.Бер сәхнәдә татар эстрадасының танылган җырч...

9 августта Чаллыда “Татар Радиосы” радиостанцияләр челтәре туган көне уңаеннан саф һавада бәйрәм концерты уздырыла, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Бер сәхнәдә татар эстрадасының танылган җырчылары: Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Иркә, Илдар Әхмәтов, Рамил Галимҗанов, Ильмира Нәгыймова, Рамил Айметдинов, Чәчкә, Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Шәриф, Айгөл Рәхимова, Илшат Хәмәдиев һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Чаллылыларны күпләр яратып өлгергән җәйге эстрада җырлары тыңларга, күңелле конкурсларда бүләкләр отарга көтеп калалар.
Бәйрәм 18:00 сәгатьтә Җиңү паркында уза. Керү бушлай.
Чараның партнерлары – “Агат” заманча сатып алу үзәге, “Күзкәй” автомобиль ягулык салу станцияләре һәм Кама Коммерция банкы.
koncert1

Комментарийлар