Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда "Татар егете-2018" республика конкурсы финалы узачак

"Татар егете-2018" республика яшьләр милли проектының сайлап алу турында 15 яшьтән 23 яшькәчә егетләр катнашты. Фото://nabchelny.ruКонкурста "Егет булса - ут булсын" дигән исем астында катнашучылар үз...

"Татар егете-2018" республика яшьләр милли проектының сайлап алу турында 15 яшьтән 23 яшькәчә егетләр катнашты.
168 Фото://nabchelny.ru
Конкурста "Егет булса - ут булсын" дигән исем астында катнашучылар үзләре белән таныштырды һәм иҗади сәләтләрен күрсәтте.
Сайлап алу нәтиҗәсендә конкурсның финалына сигез егет чыкты. Шуларның икесе Әлмәт районыннан - Салават Шәйхетдинов («Елховой урта мәктәбе») һәм Раил Идрисов (Чупай авылы). Шулай ук Чистай районыннан Инсаф Нуруллин (Татар Баганасы авылы), Сарман районыннан Динар Дәүләтшин (Чураш авылы), Чаллыдан Данил Нәҗмиев (54 нче гимназия), Азат Фәсахов (КФУның Чаллы филиалы), Айдар Хөснуллин (Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте) һәм Тимур Әхәтов (29 нчы гимназия) финалда көч сынашачак.
Аларны жюри әгъзалары -ТР халык артисты, Чаллы дәүләт драма театры режиссеры Булат Сәлахов, Folk Dance хореография ансамбле җитәкчесе Лилиана Арсланова; «Алтын Барс» премиясе лауреаты, автор һәм башкаручы Ринас Әхмәтов; «Шәһри Чаллы» газетасы баш редактор урынбасары Илшат Солтанов; «Шатлык» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү белгече Лилия Рябкова - бәяләячәк.
"Татар егете-2018" республика проекты финалы 9 апрель көнне 16.00 сәгатьтә "Энергетик" мәдәният сараенда узачак.
 

Комментарийлар