Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда суга баткан 9 яшьлек баланы эзлиләр

Чаллыда суга баткан 9 яшьлек баланы эзләү дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.Моңа кадәр «...

Чаллыда суга баткан 9 яшьлек баланы эзләү дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
0440a63ff1380a249b5b2a30afe00355
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы кичә көндез ГЭС бистәсендә Габдулла Тукай исемендәге яр буе янында 9 яшьлек малайның суга батуы турында хәбәр иткән иде. Бу хакта полицейскийларга баланың дуслары җиткергән.
Фаҗига булган урынга килгән 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре, ике төркемгә бүленеп, малайны эзли башлаган. Беренче төркем трал ярдәмендә 986 квадрат метр мәйданда суның төбен тикшергән. Водолазлар исә 4 мең квадрат метрдан артык мәйданда сулыкны энә күзеннән үткәргән, әмма баланың гәүдәсен таба алмаганнар.
Бүген иртән эзләү эшләрен дәвам иткәннәр.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/26/168534/
 
Фото: Фото: vk.com/chelny.life (Анастасия Николайзен).
 

Комментарийлар