Чаллыда "Студентлар язы" тәмам
Чаллының "КАМАЗ" мәдәният йортында "Студентлар язы-2018" зона фестиваленең гала-концерты узды. Әлеге фестиваль ел саен талантлы студентларны ачыкларга һәм аларның осталыкларын зур сәхнәдә күрсәте...
Чаллының "КАМАЗ" мәдәният йортында "Студентлар язы-2018" зона фестиваленең гала-концерты узды.
Әлеге фестиваль ел саен талантлы студентларны ачыкларга һәм аларның осталыкларын зур сәхнәдә күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Кама аръягындагы 17 уку йортыннан студентлар җыелды, ә гала-концерт иң яхшы чыгышларны күрсәтте.
Оештыручылар чараның төп темасы итеп космосны сайлады һәм һәр коллективны аерым бер йолдызлык, ә уку йортын галәм итеп тәкъдим итте. Жюри әгъзалары ике йөзләп эшне һәм номерны "Музыка", "Хореография", "Театр", "Журналистика/Блогинг" номинацияләрендә бәяләде.
Фестивальнең төп призы - Гран-при. Аны Чаллы педагогия көллияте (махсус урта белем бирү йортлары арасында) һәм КФУның Чаллы институты (вузлар арасында) яуладылар.

Комментарийлар