Чаллыда Startup Сабан туе-2016 узды
Чаллыда мәгълүмати технологияләр өлкәсендә өр-яңа проектлар белән таныштыручы Startup Сабан туе-2016 узды. Бу чарада Россия һәм чит илләрдән 25 эре инвестор катнашты: алар киләчәктә зур акчалар китере...
Чаллыда мәгълүмати технологияләр өлкәсендә өр-яңа проектлар белән таныштыручы Startup Сабан туе-2016 узды. Бу чарада Россия һәм чит илләрдән 25 эре инвестор катнашты: алар киләчәктә зур акчалар китерергә мөмкин проектларны күзләде.
Әлеге чараны ачуда вакытлыча Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы - ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Стартаплар Сабан туен Татарстанның ИТ-паркы 2012 елдан бирле үткәреп килә. Анда тәкъдим итү өчен яңа проектларны бөтен Россиядән һәм чит илләрдән эзлиләр. 2012-2015 елларда әлеге «ярминкәдә» катнашучылар барлыгы 4 миллион долларга килешүләр төзеде. Быел исә өч ай дәвамында Россиянең алты шәһәреннән уңышлы проектларны сайладылар. Чаллы ИТ-паркында инвесторлар 30лап проект белән таныша алды.

Быелгы стартаплар арасында IТ-технологияләрдән алып, банк программалары, виртуаль уеннарга кадәр төрле юнәлешләр тәкъдим ителде. Яңа проектларны уңай бәяләгән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ел саен республикада эшкуарлыкны үстерүгә 2,5 миллиард сум акча бүленүен искәртеп, аның кимендә 10 процентын булса да ИТ-технологияләр өлкәсенә тотсаң уңышлы булачак, дигән фикер әйтте.
Комментарийлар