Чаллыда шәһәрнең ике тонналы туграсын урнаштырдылар
Язның соңгы көнендә Чаллыда шәһәрнең ике тонналы символын урнаштырдылар, дип хәбәр итә "Мәйдан" журналы. Фото: vk.com/id242767471Җилкәнле сары көймәне Чаллының бер оешмасында металлдан эшләделәр. Әлег...
Язның соңгы көнендә Чаллыда шәһәрнең ике тонналы символын урнаштырдылар, дип хәбәр итә "Мәйдан" журналы.
Фото: vk.com/id242767471
Җилкәнле сары көймәне Чаллының бер оешмасында металлдан эшләделәр. Әлеге сынны эшләргә һәм кайда урнаштыру мәсьәләсен чишүгә елдан артык вакыт китте. Нәтиҗәдә, аны Тукай яр буенда урнаштырдылар.
Проектны оештыручы -"Татарстан кешеләре" иҗтимагый оешмасы. Аның җитәкчесе Сергей Изотов белдерүенчә, сынның бәясе якынча 2-3 млн сумлык. Шулай да идеяне тормышка ашырырга алынган осталар аны бушлай эшләгән. Туграның биеклеге - 3 метр, көймә эчендә утыргычлар да куячаклар.

Комментарийлар