Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда шәһәр көнен уздыру программасы һәм кем чыгыш ясаячагы билгеле булды

30 август - Татарстан Республикасы көнендә - Чаллыда Шәһәр көнен дә бәйрәм итәчәкләр, дип яза «Вести КАМАЗа».Бәйрәмнең программасы29 август:- 18:00 сәгатьтә мәйданда «Чулман буенда джаз» фестивале узд...

30 август - Татарстан Республикасы көнендә - Чаллыда Шәһәр көнен дә бәйрәм итәчәкләр, дип яза «Вести КАМАЗа».
c0657aa468d29902c7e77d2b31188761
Бәйрәмнең программасы
29 август:
- 18:00 сәгатьтә мәйданда «Чулман буенда джаз» фестивале уздырыла, аны Чаллының «Визит» джаз оркестры оештыра. Шулай ук Алабуга, Түбән Кама һәм Әлмәттән музыкантлар чыгышы планлаштырыла.
- 19:00 мәйданда зур экраннан урам киносы фестивале күрсәтү старт ала, аның кысаларында шәһәрдәшләр яшь кинорежиссерларның сигез скыскаметражлы фильмын карый алачак.
30 август:
- 10:00 сәгатьтә Чәчәкләр фестивале эшен башлап җибәрә. Ул Хәсән Туфан проспекты буенча Чулман проспектыннан Мәйданга кадәр сузылачак. Анда керү юлында чәчәкләрдән ясалган картиналар күргәзмәсе булачак.
- 12:00 сәгатьтә «УРАМ-FEST» автокарнавалы кысаларында өч дистә зур йөк машиналарыннан колонна Сидоровка паркыннан Җиңү паркына кадәр старт ала һәм кичке алтыда мәйданга килеп туктый. Һәр тукталышта йөк машиналарының полуприцебында концертлар һәм төрле чыгышлар күрсәтеләчәк.
 
- 19:00 сәгатьтә шәһәр мәйданында концерт башлана, төп кунаклар булып «Artik & Asti» дуэты чыгыш ясый, ә дискотеканы  «Energy» радиостанциясе йолдызы Dj Саймон үткәрә.
- 21:00 сәгатьтә салют көтелә.
 

Комментарийлар