Чаллыда Салават кубогына юбилей ярышлары узачак
"Салават кубогы - 2018" кышкы ярышлары Чаллы шәһәрендә 16-18 февральдә узачак. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы хәбәр итә.Бу ярышлар 1998 елдан башлап ел саен Татарстанның халык артисты Салават...
"Салават кубогы - 2018" кышкы ярышлары Чаллы шәһәрендә 16-18 февральдә узачак. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы хәбәр итә.
Бу ярышлар 1998 елдан башлап ел саен Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов ярдәме белән уздырыла. Быел узышлар 20 нче тапкыр үткәрелә. Ярышларда Россия Кубогының "Милли" классында иң яхшы узышчыларны, шулай ук Россия чемпионатының "N-1600" классында иң яхшыларны билгеләячәкләр.
Шунысын да искәртеп узарга кирәк, "Салават кубогы-2018" хәйрия чарасы да. Автоузышчылар ярышларда катнашыр өчен түләгән акчалар Чаллының балалар йортына тапшырылачак.

Комментарийлар