Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Россия буенча велосипед ярышлары чемпионаты узачак

18 августта Чаллыда критериум узышында Россия чемпионаты һәм беренчелеге узачак.Ярышларның тантаналы өлеше мэрия янында 10 сәгать 15 минутта башлана, ә стартка спортчылар сәгать унбердә чыгачак. Ир-ат...

18 августта Чаллыда критериум узышында Россия чемпионаты һәм беренчелеге узачак.
Ярышларның тантаналы өлеше мэрия янында 10 сәгать 15 минутта башлана, ә стартка спортчылар сәгать унбердә чыгачак. Ир-атлар 50 километрлы трассада ярыша, яшүсмерләр - 32 километрда.
Чемпионат уздыру белән бәйле Хәсән Туфан проспекты өлешчә 9.30 дан 15.00 сәгатькә кадәр ябылып тора, дип хәбәр итәләр шәһәрнең спорт белән идарәсендә.
19 августта Чаллы янында 100 һәм 120 километр аралыкта шосседа төркемле Гомумроссия ярышлары уза.  М-7  трассасында Алабуга ягыннан да, Чаллы ягыннан да Менделеевскка борылу юлы, Тихоново бистәсе борылышына кадәр юллар ябылып торачак. Транспорт хәрәкәте 10.00нан 15.00гә кадәр чикләнеп торачак, дип хәбәр итә Алабуга муниципаль районы матбугат хезмәте.
 
Фото: https://pixabay.com
 

Комментарийлар