Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Ркаил Зәйдулланың "Син кара шагыйрь күзенә" дип исемләнгән иҗат кичәсе

2022 елның 11 ноябре көнне, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы Татар дәүләт драма театрында Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, прозаик һәм драматург, публицист,...

2022 елның 11 ноябре көнне, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы Татар дәүләт драма театрында Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, прозаик һәм драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы дәүләт советы депутаты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың "Син кара шагыйрь күзенә" дип исемләнгән иҗат кичәсе узды. Кичәгә Чаллы шәһәре язучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, татар әдәбиятен сөючеләр җыелдылар. Нур өстенә нур булып, Казаннан мәртәбәле кунаклар да килгәннәр иде.
Кичә Чаллы Татар дәүләт драма театры артистлары Ркаил Зәйдулланың шигырьләрен сөйләделәр.
Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех, Татарстанның атказанган артистлары Гөлдания Хәйруллина,  Равил Галиев шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар. Аерып әйтергә кирәк, тамашаның музыкаль бизәлеше игътибарга лаек иде.
Татарстан Дәүләт Советы урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче башка халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов һәм Яр Чаллы шәһәре башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов Ркаил Рафаил улына котлауларын җиткерделәр.
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин Ркаил Зәйдулла иҗатының күңелләрне кузгатырлык  үзенчәлекле булуын искәртте.
Яшь каләм ияләре Айзирә Имамова һәм Гөлназ Нуриева чыгышларын да тамашачылар яратып кабул иттеләр.
Казан кунаклары — Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Зиннур Мансуров, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиев, "Казан утлары" журналының баш мөхәррире, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, прозаик Рөстәм Галиуллин, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, шагыйрь, Татарстан Министрлар Кабинеты аппаратында сектор мөдире Рүзәл Мөхәммәтшин сәхнәдән юбилярга изге теләкләр, котлаулар юлладылар, бергә булган кызыклы вакыйгаларны искә алдылар.
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар драма театры артистлары Ркаил Зәйдулланың «Нәгыймә» драмасыннан өзек күрсәттеләр (баш режиссеры – Рөстәм Галиев).
Иҗат кичәсе җылы, юморлы атмосферасы белән җәмәгатьнең күңеленә хуш килде. Язучы килгән барлык кунакларга рәхмәтләрен шигырьләре аша җиткерде.
Тамашаның сценарий авторлары – Факил Сафин һәм Лилия Гыйбадуллина, сәхнәгә куючы – театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.

Комментарийлар