Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда - Печән базары!

ФЕСТИВАЛЬНЕҢ программасы 24 август Тукай яр буе:13:00-19:00ДИЗАЙН-МАРКЕТ – Бизәнү әйберләре, зәркән, кием-салым, күннән эшләнгән әйберләр һәм татар китапларын сату13:00-19:00 АШ-СУ Яр Чаллы кафеларынн...

ФЕСТИВАЛЬНЕҢ программасы
cygdrk8l3t8
24 август Тукай яр буе:
13:00-19:00
ДИЗАЙН-МАРКЕТ – Бизәнү әйберләре, зәркән, кием-салым, күннән эшләнгән әйберләр һәм татар китапларын сату
13:00-19:00 АШ-СУ Яр Чаллы кафеларыннан ашамлыклар
15:00-16:00
Балык бәлеше, әлбә, талкан әзерләү буенча мастер-класс, әлеге ризыклар белән сыйлау, рецептлар белән бүлешү.
16:00-18:00
БИЮ FOR YOU
Һәр 20 минут саен татар биюләре буенча “Болгар” бию театрыннан мастер-класс
14:00-18:00 ЛЕКТОРИЙЛАР
14:00-15:00
“Заманча никах киемнәре, туйга, никахка нинди кием сайларга?” Никахка яулык бәйләү буенча мастер-класс - «Хыял» студиясе җитәкчесе, дизайнер Гүзәл Вәлишина. Лекторий дәвамында визажистлар кызларны бизәндерә, киңәшләр бирә.
16:00-17:00 “Бүгенге көннең татар юморы – татар телен саклауда бер инструмент” - Татар КВН лигасы, татар Stand up җитәкчесе Рамил Агдеев
17:00-18:00 “Яр Чаллы” китабының презентациясе. Китап авторы Алсу Рәхмәтуллина.
18:00-20:00
АКУСТИК КОНЦЕРТ
Рәдиф Кашапов, Илшат Аюпов, Заһир Нәсыйбуллин, Ринат Гыйлфанов, Лилия Гыйбаш, Фидаил Мәҗитов.
13:00-19:00
СӘНГАТЬ
Мастер класс, РТ атказанган сәнгать эшлеклесе С.Ф.Сираҗиева күргәзмәсе
14:00-17:00 ЭКСКУРСИЯ
14:00, 15:00, 16:00 “Музей говорит” экскурсии на русском языке
14:30, 15:30 16:30 «Музей сөйли» татар телендә экскурсия
13:00-19:00
БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ «Хәзинә» балалар клубы эшчәнлеге.
15:00 Мастер –класс “Цирк скакалкасы”
СУПЕР-БӘЙГЕ! Татар милли рестораны “Каймак” ике кешелек сертификат уйната!
Шартлар:
1. 24 август көнне "Печән базары" фестиваленә стилизацияләнгән милли киемдә килергә.
2. Лотереяга үз исем-фамилияне, телефон номерын язарга (Лотерея барабаны сәхнә янында торачак)
3. Нәтиҗәләрне сәг. 19:00дә сәхнә мәйданчыгында игълан итәбез.

Комментарийлар