Чаллыда “Нелегал-2016” операциясе бара
Чаллыда законсыз рәвештә килеп яшәүче мигрантларны ачыклау буенча “Нелегал-2016” операциясе бара. Бер ай эчендә хокук саклау органнары шундый 200 кешене ачыклаган. Аларның күбесе Урта Азия илләреннән...
Чаллыда законсыз рәвештә килеп яшәүче мигрантларны ачыклау буенча “Нелегал-2016” операциясе бара.
Бер ай эчендә хокук саклау органнары шундый 200 кешене ачыклаган. Аларның күбесе Урта Азия илләреннән килгәннәр.
Нәтиҗәдә, закон бозган өчен чит илләрнең 80 кешесе штрафка тартылган, мигрантларны исәпкә алганда канун бозган 38 Чаллы кешесенә административ чаралар кулланылган. Тикшерү барышында 43 мигрант законсыз эшкә урнашкан булуы һәм аларны 39 хосусый оешма җитәкчеләре хезмәткә канун бозып алуы хакында да билгеле булган. Шул арада 10 мигрант суд карары белән Россиядән мәҗбүри кайтарып җибәрелгән.

Комментарийлар