Чаллыда "Мэр Кубогы"на ярышларда тамашачылар аркан белән йөк машиналарын тартачак
25 август көнне Чаллы шәһәр мәйданында "Мэр Кубогы"на шәһәрара һәм халыкара йөк ташу белән шөгыльләнүче автомобиль йөртүчеләре арасында ХI һөнәри осталык конкурсы узачак, дип хәбәр итә "Вести КАМАЗа"...
25 август көнне Чаллы шәһәр мәйданында "Мэр Кубогы"на шәһәрара һәм халыкара йөк ташу белән шөгыльләнүче автомобиль йөртүчеләре арасында ХI һөнәри осталык конкурсы узачак, дип хәбәр итә "Вести КАМАЗа" басмасы.
Ярышларга бер көн кала шәһәрне әлеге вакыйгага "әзерлиячәкләр": 24 августта 18.15 - 19.15 сәгатьтә бәйгедә катнашучылар шәһәр буенча автоколоннада узачак, анда шулай ук мотоциклда йөрүчеләр һәм "КАМАЗ-Мастер" командасы да чыгыш ясаячак.
25 август көнне иртән бәйрәм башлана.
09.00 - 16.00 сәгатьтә Мәйданда автотранспорт күргәзмәсе эшлиячәк;
10.00 да конкурсның тантаналы ачылышы һәм хәйрия акциясе башлана;
11.00 сәгатьтә автомобильне фигуралы йөртү буенча конкурс башлана;
Шулай ук 11.00 - 12.30 сәгатьләрдә "Минем әти-әнием КАМАЗны һәм Чаллы шәһәрен төзеде" темасына балалар арасында рәсем конкурсы оештырыла. Ул "Сити Молл" сәүдә үзәге каршында узачак;
15.30 да тамашачылар арасында бәйге башлана - автомобильләрне аркан белән тартуда ярышачаклар;
Җиңүчегә танылган узышчы Илгизәр Мәрдиевнең "Истәлек Кубогы" тапшырылачак, икенче һәм өченче урыннарны алучыларга "Мэр Кубогы" биреләчәк. Командалар арасында җиңүчеләргә шулай ук "Мэр Кубогы" тапшырыла.
Конкурста "Иң яшь катнашучы", "Иң өлкән катнашучы" һәм "Бензин ташучы машина йөртүчесе" номинацияләре буенча да җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Фото: https://vestikamaza.ru

Комментарийлар