Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда "Мәктәп ярминкәсе" ачылды

"Мәктәп ярминкәсе" шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда бишенче ел рәттән оештырыла. Традицион "Мәктәп ярминкәсен" шәһәр хакиме Наил Мәһдиев ачты. Ул шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда ярминкә...

"Мәктәп ярминкәсе" шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда бишенче ел рәттән оештырыла. 
57a1ceb32cafc
Традицион "Мәктәп ярминкәсен" шәһәр хакиме Наил Мәһдиев ачты. Ул шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда ярминкәгә тәкъдим ителгән  товарлар белән танышты, аларның сыйфатын  тикшерде, бәяләрен чагыштырды, ата-аналар һәм сатучылар белән аралашты.
Быелгы ярминкәдә 19 предприятие катнаша. Алар барысы да  Чаллы җитештерүчеләре, җирле эшмәкәрләр.  Мәктәп ярминкәсе, бер яктан караганда,   ата-аналарга арзан бәядән сыйфатлы товарлар алу мөмкинлеген тудырса, икенче яктан, ул  җирле җитештерүчеләргә дә зур ярдәм - ярминкә аларга танылырга, товарларын кулланучыга тәкъдим итәргә булыша.
57a1ced949a74
Ярминкә 14 августка кадәр һәр көнне 10:00 алып 18:00 сәгаткә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә Чаллы хакимияте матбугат үзәге.
 

Комментарийлар