Чаллыда мәктәп тәрәзәләренә атучының кем икәнлеген ачыкладылар
Чаллы полициясе хезмәткәрләре ЗЯБ бистәсендә урнашкан 7 нче номерлы мәктәп тәрәзәләренә коралдан аткан яшүсмерне ачыкладылар. Әлеге вакыйга 26 март көнне булган иде. "Челнинские известия" басмасы...
Чаллы полициясе хезмәткәрләре ЗЯБ бистәсендә урнашкан 7 нче номерлы мәктәп тәрәзәләренә коралдан аткан яшүсмерне ачыкладылар.
Әлеге вакыйга 26 март көнне булган иде. "Челнинские известия" басмасы язуынча, башка шәһәрдән әти-әнисе янына кунакка кайткан 17 яшьлек егет яңа сатып алган пневматик коралдан атып карарга булган. Аның сүзләренчә, фатир балконыннан ул 10 пуляны кош җимлекләренә юнәлдергән. Әмма пуляларның берничәсе мәктәп тәрәзәсенә эләккән.
Әлеге фактка карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 5-35 "Балигъ булмаганнарны тәрбияләүдә ата-ана вазифасын башкармау" маддәсе буенча административ эш ачылган.
Кулга алган вакытка егет пневатик коралны сатып өлгергән булган инде.

Комментарийлар