Чаллыда Кытайның суыткычлар җитештерү берләшмәсе ачыла
Чаллыда 22 апрельдә суыткычлар җитештерүче Haier заводы ачыла. Ачылуда Татарстан премьер-министры Илдар Халиков катнаша, дип яза "Реальное время".Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ул көнне Haier...
Чаллыда 22 апрельдә суыткычлар җитештерүче Haier заводы ачыла. Ачылуда Татарстан премьер-министры Илдар Халиков катнаша, дип яза "Реальное время".
![544ACEFB-A0DF-491B-9FBF-629DAA3B875F_cx0_cy7_cw0_w1000_r1_s_r1](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/04/544ACEFB-A0DF-491B-9FBF-629DAA3B875F_cx0_cy7_cw0_w1000_r1_s_r1.jpg)
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ул көнне Haier корпорациясе башлыгы Лян Хайшань белән очрашачак. Кытай бу берләшмәгә $55 млн. керткән.
Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә суыткычлар җитештерүче ПОЗиС ширкәте бар. Март аенда Татарстан икътисад министры Артем Здунов Кытай ширкәтенең кирәклеген аңлаткан иде. Ул Кытай ширкәтләрен кертергә кирәкме, юкмы дигән мәсьәләдә: "һичшикчез кирәк, һәм аларның югары технологияләрен кулланырга өйрәнергә кирәк", дигән фикердә торуын әйтте. Ә ПОЗиС белән Haiеr суыткычларын бәя ягыннан аерып булыр һәм көндәш булмас дип аңлатма бирде ул.
Комментарийлар