Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда куркыныч юл һәлакәте: пассажир һәлак булган, машина йөртүче авыр хәлдә

Бүген Чаллыда төнге икеләр тирәсендә "КамПИ" тукталышыннан ерак түгел "ВАЗ-2109" автомобиле юлда туктап торучы автокранга килеп бәрелгән.Иске шәһәргә таба хәрәкәт итүче машина йөртүче, шаһитләр сөйләв...

Бүген Чаллыда төнге икеләр тирәсендә "КамПИ" тукталышыннан ерак түгел "ВАЗ-2109" автомобиле юлда туктап торучы автокранга килеп бәрелгән.
Иске шәһәргә таба хәрәкәт итүче машина йөртүче, шаһитләр сөйләве буенча, күрәсең, тизлеген арттырган һәм исерек килеш рульгә утырган булган.
"Челнинские известия" басмасы хәбәр итүенчә, юл һәлакәте нәтиҗәсендә көчле бәрелүдән пассажирның башы өзелгән, ә машина йөртүче авыр хәлдә хастаханәгә эләккән.
Хәзергә тикшерү эшләре бара.
 

Комментарийлар