Чаллыда күпләп ялган акчалар ачыклана башлаган
Чаллы банкларына сәүдә нокталарыннан һәм автозаправкалардан ялган акчалар килә башлаган. Аларны иске детекторлар «DORS-1000» һәм «DORS-1200» таный алмаган. Бу хакта "Вести КАМАЗа" басмасы яза. Фото: h...
Чаллы банкларына сәүдә нокталарыннан һәм автозаправкалардан ялган акчалар килә башлаган. Аларны иске детекторлар «DORS-1000» һәм «DORS-1200» таный алмаган. Бу хакта "Вести КАМАЗа" басмасы яза.
Фото: https://vestikamaza.ru
Барлыгы 5000, 1000 һәм 500 сумлыклардан торган 10 ялган купюра ачыкланган, шулай ук 100 доллар да бар. Бу ялган акчалар «DORS-1500» һәм «DORS-1800» детекторлары белән таныла. Эшмәкәрләргә игътибарлырак булырга һәм иске детекторларын яңартырга киңәш ителә. Ялган акчага тап булган очракта 112, 37−94−06, 37−91−62 телефон номерларына шалтыратырга мөмкин.

Комментарийлар