Бу ислам ядкаре кулына 20 еллар элек очраклы рәвештә килеп керә, дип аңлата ул. Кайдан алганлыгын төгәл әйтми. Сатучы үзе кайчандыр коллекционерлык белән шөгыльләнгән һәм бу кулъязманы сатып алганлыгы турында белдерә.
Чыннан да бу дөньяда иң кыйммәтле Коръәннәрнең берсе булырга мөмкин. Әгәр дә экспертлар аның чыннан да 17 нче гасырда язылган Коръән икәнен дәлилләсә, бәясе берничә тапкырга артыграк та була дип исәпли кайбер белгечләр. Алар әйтүенчә, мондый китапның бәясе 10 миллион сум булырга мөмкин.


Владимир сатып алып арттырып сатырга теләүчеләрне үз янына китерми. Әмма әлегә бу борынгы дини китапны зур бәягә сатып алучылар да күренми. Аның ислам дәүләтләрендә яшәүче байлар валютага сатып алмаслар микән, дигән өмете дә бар.
Мондый кульязма дини китаплар берничә нөсхәдә генә булганлыктан кыйммәт торалар. Мәсәлән, шушындый тарихи кыйммәткә ия 16-17 нче гасырларда чыгарылган Коръән китабы өчен Мәскәүдә 4,5 миллион сум сорыйлар икән.
В Москве за 4,5 млн рублей продается Коран, который передавался из поколения в поколение и предположительно был написан в 16-17 веках.
Санкт-Петербургта кечкенә форматтагы Коръән 1 млн сумга сатуга куелган. Размеры зажигалкадан да кечкенәрәк дип сурәтли сатучысы.

Комментарийлар