Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда кер юу машиналары заводына нигез салынды

Чаллыда кер юу машиналары заводының беренче ташын кую - Россиядә Haier индустриаль паркының беренче фазасын тормышка ашыру тантанасы узды, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте. Фото: http://nabchel...

Чаллыда кер юу машиналары заводының беренче ташын кую - Россиядә Haier индустриаль паркының беренче фазасын тормышка ашыру тантанасы узды, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
xajer_1-5 Фото: http://nabchelny.ru
Кер юу машиналары җитештерү буенча төзеләчәк әлеге югары технологияле заводның инвестициясе 3 млрд 90 млн сумны тәшкил итә. Аның мәйданы - 29 000 кв.м.
Әлеге завод 2019 елда ачылгач, кер юу машиналары Чаллыдан Россия буенча гына түгел, БДБ һәм Европа илләренә дә җибәреләчәк.
Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасының икътисад министры Фәрид Әбделганиев, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Кытай Халык Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы У Инцинь, Haier Electrical Appliance Industry Group корпорациясенең вице-президенты Шу Хай һәм Европадагы Haier корпорациясе генераль директоры Янник Фиерлинг һәм башкалар катнашты.
Наил Мәһдиев белдерүенчә, Чаллы шәһәренең Haier белән уртак уңыш тарихы бар. 2016 елдан Чаллыда суыткычлар җитештерү заводы эшли, анда югары технологияле җиһазларда яхшы хезмәт шартлары белән 600 чаллылы хезмәт куя. Биредә хезмәт хакы да югары дәрәҗәдә.
“Россия Федерациясе җитәкчелеге, республикабызның хөрмәтле президенты Рөстәм Нургалиевич, шулай ук Haier кампаниясенең изге нияте белән, бу тарихны без яңа продукция, яңа эш урыннары белән тормышка ашырырга планлаштырабыз. Бу һичшиксез шәһәр атмосферасына, шул исәптән, югары мәшгульлек, лаеклы хезмәт хакына уңай йогынты ясаячак”, – дип белдерде шәһәр Башлыгы, ачылу тантанасында.
Яңа заводның үзенчәлеге - югары технологияле җиһазлар һәм заманча технологияләр белән тәэмин ителүдә. Заводның проект егәрлеге елына ярты миллион кер юу машинасы җитештерүне тәшкил итә, 385 эш урыны булдырылачак. «Хайер Лаундри Машин РУС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Сунь Гуйвэй булачак.
Haier, сәнәгать объектларыннан кала,  Чаллыда үз ихтыяҗлары өчен логистика комплексы һәм R&D-үзәк (НИОКР) төзиячәк, анда Россия базары өчен яңа махсус модельләр җитештереләчәк. Моннан тыш, заманча Haier индустриаль паркы территориясендә бизнес-үзәк, спорт комплексы, медицина үзәге, магазин һәм хезмәткәрләр өчен тулай торак урнашачак.
Предприятиенең чираттагы проект фазалары аш бүлмәсе җиһазлары, суыткыч, телевизион җиһазлар, шулай ук чимал һәм тулы комплектлы җиһазлар белән тәэмин итүче заводлар булачак. Шул исәптән штамповкалы детальләр, пластик һәм пенопласт детальләр чыгару эшен җайга салу планлаштырыла. Haier корпорациясе индустриаль парк үсешенә үзенең 100% капиталын җәлеп итә. Индустриаль парк төзелеше Haierның тулысынча барлык дөнья стандартларына туры киләчәк.
 

Комментарийлар