Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда «КАМАЗ» предприятиесе хезмәткәре «КАМАЗ» йөк машинасы астында калып һәлак булган

Чаллыда «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте хезмәткәре «КАМАЗ» йөк машинасы астында калып һәлак булган. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.Авария узган шимбәдә Машина төзүчеләр урамында килеп чыккан...

Чаллыда «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте хезмәткәре «КАМАЗ» йөк машинасы астында калып һәлак булган. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
Авария узган шимбәдә Машина төзүчеләр урамында килеп чыккан. «КАМАЗ» йөк автомобиле белән идарә итүче 50 яшьлек ир-ат «зебра» буйлап юл аркылы чыгып барган җәяүлене үткәрмәгән.
Авария нәтиҗәсендә двигательләр заводының 26 яшьлек хезмәткәре алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм каретасында үлгән.
Фото: https://classomsk.com
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/17/171696/

Комментарийлар